Кайнар хәбәр

фикер әйт

  • Ф.Галиева 25.05.2020 09:59

    Сыер булмаса кәҗә асрап була. Дөрестән дә Казанда бик күп ахырысы ялгыз кешеләр, бигрәк тә хатын-кыз, гомер буе тулай торакта яшәп, шунда торып калган, фәкыйрьлектә картлыгын каршылаучылар. Ә авылларда хуҗасыз йортлар бик күп, бакчасы да бар бит әле аның. Бәясе дә юк бәя. Авылларга газы, суы кергән, юллары такыр-асфальт. Аяк астында дару үләннәре үсә.

  • Кирәй 23.05.2020 00:26

    Албина!
    Авылга кайт!
    Сыер ал, башка мал, кош-корт, бәрәңге утырт, башка яшелчә-җимеш. Тамагың да тук булыр, балаң да сау-сәламәт булыа үсәр, натурал ризык ашаса.

    • эй 24.05.2020 20:32

      Бәбәкләреңне ачыбрак укы әле! Авыр әйберләр күтәрергә ярамый!-миңа дигән. Авылда берни күтәрмичә ничек сыер асрап булсын? Тагын 10-20 елдан бу Альбиналар ничаклы булыр икән? Уйларга да куркыныч..

  • Казантатар 22.05.2020 22:32

    Бу бит Казан... Әгәр син таҗик азер үзбәк булсанг икенче хәл, анда мохтаҗлар юк, садакада бирә, ходай хакы өчен дип ярдәмендә. Ә татарлар исә бер берсен ашап туклана, татар инг хәерче халык мөслиман аталсада ураза аенда Казандада ач йөри, күпчелек 2 дән 5 менгәчә айлык акча табалсада шөкер.кая синга зоо я башка күнгел ачу. Чуркалар үзара ярдәмләшә рамазан аена таҗик үзбәк кыргызга азык төлек садака итеп бирелде. Хәзер бар урын ябык, карантин бит. Ә татар үз илендә бер берен ачтан үтерсә шатлыгыннан үкерә.

  • мондыйлар 22.05.2020 11:24

    меңләгән мондыйлар! һәр икенче кеше, дисәң дә була. боларга бер генә юл - я кире авылларына кайталар, я берәр буйдак иргә кияүгә чыгалар. тамак хакына. элеккеге замандагы кебек. хәзер авыл тулы өйләнмәгән ир-атлар.

  • нинидергә 22.05.2020 11:21

    менә җибәр инде алайса үз акчаңны, өйрәтеп ятма! Әнә син яклаган шәйми бабакаең белән миннеханов хатыны бирсен, алар доллар миллиардерлары! конгресс имеп ята сабантуйлар дип. Бүлешегез.

  • ниндидер 22.05.2020 10:24

    Мөслимәләр фонды бар. Анда бай язучы хатынга да акча җыялар.Тукай премиясе булмаганга.Зәкиев Фәрит бу изге эштә катнашыгыз дип клич ташлады. Бу бичара балага шуннан өлеш чыгарыгыз!

    • Ниндидер 23.05.2020 10:11

      Кеше акчасын санамагыз, тотыгыз да ярдәм итегез. Ул күбрәк савап булыр. Авторга язып контактларын алырга мөмкин, геройның рөхсәте белән, бирер ул аны.

  • Габдулла Вафин 22.05.2020 08:26

    Мондыйлар урыс дәүләтендә миллионнар. Мин аена 2-3 меңгә эшләп йөрүчеләрне дә күп беләм.

XS
SM
MD
LG