Кайнар хәбәр

"Башкорт" оешмасын тыю — Радий Хәбировның бик зур хатасы"


"Башкорт" оешмасы җитәкчеләренең хәбәрчеләр белән очрашуы, архив фотосы

"Башкорт" оешмасын экстремист дип тану һәм аның эшчәнлеген тыю карары турында оешманың активистлары, адвокаты һәм җәмәгатьчелек фикерен белештек.

22 май Башкортстан Югары мәхкәмәсе "Башкорт" иҗтимагый оешмасын экстремист дип тану һәм Русиядә аның эшчәнлеген тыю хакында карар чыгарды. Оешма Русиянең конституция корылышын җимерүгә юнәлтелгән гамәлләр кылган дип табылды.

"Башкорт" оешмасын экстремист дип тану турында 2019 елның декабрендә Башкортстан прокуратурасы шикаять иткән иде. Оешмага каршы эш мәхкәмәдә бу елның гыйнварында карала башлады, ул берничә мәртәбә кичектерелде. Оешма вәкилләре гаепләү вакытында экспертиза нәтиҗәләренең ялганга корылган, гаепләү ягы ялган документлар кулланды дип белдерде.

Ә оешмага иң беренче дәгъва узган ел V дөнья башкортлары корылтаенда Радий Хәбиров тарафыннан белдерелде. Ул форумга делегат булып сайлануына карамастан, "Башкорт" оешмасының ул чактагы җитәкчесе Фаил Алчыновны кертмәделәр. Әлеге җәнҗалдан соң Радий Хәбиров "шовинистлыкны алга сөргән кешеләр белән безнең юлыбыз уртак түгел" диде һәм аларга карата рәхимсез булачагын белдергән иде.

"Башкорт" оешмасы адвокаты Станислав Селезнев Азатлыкка әлеге карарны шикаять итәчәкбез дип белдерде:

Станислав Селезнев
Станислав Селезнев

"Без канунда каралган тиешле вакытта апелляциягә бирәчәкбез. Ул Түбән Новгородның 4нче апелляция мәхкәмәсендә каралачак. Прокуратураның төп дәгъвасы — аерым чыгышларда республика җитәкчелегенә тәнкыйть белдерелү һәм "дәүләт хакимиятендәге социаль төркем адресына карата негатив чыгышлар уңаеннан" иде. Оешмадагы аерым кешеләрнең кайбер тәнкыйди чыгышлары өчен мәхкәмә барлык оешмага карата карар чыгарды.

Хакимиятне тәнкыйтьләү - экстремистлык түгел, ә сәясәт ул

Оешманы һич кенә дә экстремистлыкта гаепләп булмый, чөнки андый чакырулар булмады, хакимиятне тәнкыйтьләү — экстремистлык түгел, ә сәясәт ул", диде оешманың адвокаты Станислав Селезнев. Ул Түбән Новгород мәхкәмәсенең оешма файдасына уңай карар чыгару ихтималын да әйтте.

"Башкорт" оешмасы рәисе Илнар Галин оешмага экстремист дип карар чыгарылу уңаеннан Азатлыкка комментар бирә алмавын әйтте.

"Башкорт" оешмасы экстремист дип табылганга кадәр милли хәрәкәттә катнашкан Руслан Габбасов исә шулай диде:

Руслан Габбасов
Руслан Габбасов

"Прокуратура җыеннардагы, каршылык чараларындагы чыгышларда экстремистлыкка чакыру булды дип тапкан. Өч кеше: Фәнзил Әхмәтшин, Сәгыйть Исмәгыйлов һәм Айрат Дилмөхәммәтовның экстремистлыкта хөкем ителүен оешма эшчәнлеге белән бәйләделәр. Ләкин Айрат Дилмөхәммәтов оешма әгъзасы булмады, Фәнзил Әхмәтшинны гаепләү вакыты күптән чыккан. Ә Сәгыйть Исмәгыйлов акланган.

Фаил Алчынов дөнья корылтаена делегат булып сайланганда Зилаер районында форумга делегатлар сайлау өчен узган җыелышта Русиядән чыгу кирәклеге турында белдергән дигән дәгъва белдерелде.

Без мәхкәмәгә башкорт телендәге протоколны китердек. Анда андый юллар бөтенләй юк иде

Прокуратура Зилаерда узган ул чараның урыс телендәге протоколын китерде. Ә чара башкорт телендә узган һәм документлары да башкорт телендә тутырылган. Безнең адвокат районнарда протоколларның башкортча язылуын искә төшерде. Без мәхкәмәгә башкорт телендәге протоколны китердек. Ә анда андый юллар бөтенләй юк иде.

"Башкорт" оешмасының төп эшчәнлеге шиханнарны яклау, тел, федерализм, аек авыл, сәламәт тормыш уңаеннан алып барылды", диде Руслан Габбасов. Ул оешманың гамәлдән чыгарылуы шиханнарны эшкәртүгә юл ачуын да әйтте.

"Башкорт" оешмасы экстремист дип табылганга кадәр милли хәрәкәттә катнашкан Фаил Алчынов Азатлыкка болай диде:

Фаил Алчынов
Фаил Алчынов

"Башкорт" экстремист оешма дип танылды, без оешма исеменнән сөйли һәм мәгълүмат бирә алмыйбыз. Оешманың барлык 18 бүлекчәләренең эше дә туктатылды. ВКонтакте һәм башка социаль челтәрдәге битләребездә мәхкәмә карарына кадәрге иске язмалар саклана, яңаларын бирү туктатыла.

Ләкин бу — ялган, мин андый чыгыш ясамадым

Оешманы экстремист дип тану өчен төп дәлилләрнең берсе дип Зилаердагы җыенда Башкортстанны Русия составыннан чыгару турында чакыруым сәбәпче диделәр. Ләкин бу — ялган, мин андый чыгыш ясамадым. Зилаердагы җыенның прокуратура китергән протоколына караганда, башкорт корылтае урыс телендә барган, мин дә урысча чыгыш ясаганмын. Ләкин ул дөреслеккә туры килми. Чара башкорт телендә барды. Ул чарада катнашучылар мине яклап мәхкәмәгә мөрәҗәгатьләр дә җибәрде, ләкин алар искә алынмады.

Оешманы ябу белән генә рухны сүндереп, егетләрне юк итеп булмый", диде Фаил Алчынов.

Милли хәрәкәт активисты Салават Иделбаев Азатлыкка болай диде:

"Безне мәхкәмәгә кертмәделәр. Утырышка оешма рәисе һәм адвокатны, шулай ук безне гаепләүче якны гына керттеләр. Оешманың илнең бөтенлегенә каршы чыгыш ясаганы булмады. Мин оешманың эшчәнлеген артабан алып барып булмас дип исәплим. Ләкин моның белән генә башкорт милли хәрәкәтендә эшчәнлегемне туктатырга җыенмыйм. Оешма ябылса да башкорт милли хәрәкәтендә калачакмын.

* * *

Азатлык шулай ук җәмәгать эшлеклесе, тарихчы һәм сәясәт белгеченең бу карар турында фикерләрен белеште.

Вәлиәхмәт Бәдретдинов, җәмәгать эшлеклесе:

Вәлиәхмәт Бәдретдинов
Вәлиәхмәт Бәдретдинов

"Прокуратура һәм тәртип саклау органнарының башкорт яшьләренең милли хәрәкәтен юк итү махсус заказы үтәлде. Мин бу эш белән инәсенә-җебенә кадәр танышмын. "Башкорт" оешмасының Аксакаллар шурасында әгъзамын, бөтен корылтайларында катнашып йөрдем.

Большевикларның, коммунистларның 1937 елларда бер гаепсез кешеләрне "халык дошманы" итеп танып аларны ашыгыч рәвештә, хәтта бер утырышта 15 минут эчендә гаепле дип табып хөкем итүенең хәзерге замандагы чагылышы бу. 1937нче еллар башындагы процессларны хәтерләтә.

Халык хәрәкәтенә каршы, җәмәгатьчелеккә каршы, милли хәрәкәткә каршы шундый алымнар кулланыла икән, безнең башкорт халкында гына түгел, ә Русиянең башка бөтен халыкларында зур ризасызлык, каршылык уятачак. Прокуратура бүген ут белән уйный. Чөнки бу процесс хәрәмләшүләргә, ялганга корылган.

Прокуратураның, махсус органнарның максаты нинди иде — башкорт милли хәрәкәтен, бигрәк тә яшьләр хәрәкәтен тамырыннан корыту. Бу бөтен гаепләүләр фальсификациягә корылган. Фаилнең булмаган сүзләренә нигезләнеп Русиянең территориаль бөтенлегенә каршы чыгыш ясады дип гаеп тактылар. Экспертлар тарафыннан шулай диелде. Чыгышында булмаган сүзләрне махсус рәвештә язып, Фәнзил Әхмәтшинга наркотик салып төрмәгә утырттылар, ә Фаилгә булмаган сүзләрне тактылар.

Башкорт милли хәрәкәтен төптән корытмакчылар

Башкорт милли хәрәкәтен төптән корытмакчылар, чөнки алар күп эшләр белән шөгыльләнде: башкорт телен яклау, республика статусын яклау, федерализм принципларын үтәүне таләп итү, башкорт яшьләрен әүзем тормышка чакыру, спорт, мәдәният белән шөгыльләнү, эчкечелеккә каршы көрәш, эшкуарлыкны үстерү, авылларны саклау, туган туфракны, табигатьне, Куштауны саклау. Соңгы чорда Куштау белән нык шөгыльләнделәр. Димәк безнең башлыкның дошманнары булдылар. Бүген башкорт халкының иң әүзем кешеләре Башкортстан башлыгының дошманнары. Ул дошманнарны алар юк итә.

Рөстәм Хәмитов башлык булган вакытта аларны эзәрлекләделәр, әмма тимәделәр. Махсус органнар аларны эзәрлекләде, чакырып алып: без сезне юк итәбез, төрмәгә утыртабыз, без әйткәнне тыңласагыз гына иректә кала аласыз диделәр. Оешмагызны таратыгыз, иң кимендә исемен үзгәртегез диделәр. "Башкорт" дип атамагыз диделәр. Егетләр ризалашмады. "Алай булса, без сезне бетерәбез" диделәр. Менә шундый явыз сәясәт бара бүген. Бу кеше хокукларын юкка чыгару. Бүген Башкортстан прокуратурасы Русия дәүләтчелегенә каршы фетнә эшләде. Русия дәүләтчелеген какшатуга адымнарның берсе булды."

Марат Колшәрипов, тарих фәннәре докторы:

Марат Колшәрипов
Марат Колшәрипов

"Мин ул яшьләрне “Башкорт” төркеме оешканнан бирле күзәтә киләм. Аларның эшчәнлегендә экстремизмның “э” хәрефе дә юк. Алар авылларга барып эчкечелеккә, ялган аракы ясап сатуга каршы көрәшеп йөрде, башкорт телен мәктәпләрдән кысрыклап чыгаруга каршы митинглар уздырды, экология проблемнарын күтәрде, республиканың табигый байлыкларын талауга ризасызлык белдерде, шиханнарны саклап калу өчен бик нык тырышты. Сәясәт белән шөгыльләнмәделәр дияр идем, алар бернинди милләтара мәсьәләләрне күтәрмәделәр.

Аларның республиканы үстерү турында Зилаер районында башкорт телендәге чыгышларын урысчага бозып тәрҗемә иткәннәр дә, шул тәрҗемә нигезендә аларны экстемист дип хөкем иттеләр.

Бу мәхкәмә карары Радий Хәбировка яшьләрнең бәйсез эшчәнлеге ошамавы нәтиҗәсе дияр идем

Бу мәхкәмә карары республиканың яңа башлыгы Радий Хәбировка яшьләрнең бәйсез эшчәнлеге ошамавы нәтиҗәсе дияр идем. Бездә бәйсез эшчәнлекне, бәйсез фикерләүне яратмыйлар, барысы да алар контролендә, алар кушканча гына булырга тиеш. Ә “Башкорт” оешмасы башкорт милләтенең хакимият кушканча эшләмәүче һәм иң көчле, кешеләрне үзенә җәлеп иткән оешмасы.

Өстәвенә хакимият коронавирус чикләүләрен бик оятсызларча кулланып эшләде моны. Яклаучыларны да мәхкәмәгә китермәделәр, ишетүемчә, икенче шәһәрдәге адвокатларын да, коронавирус дип, үткәрмәгәннәр. Бу аннан-моннан әзерләп чыгарылган карар, чөнки югарыдан аларны ничек кенә булса да таркатырга кушылган. Хәбиров тәки үз максатына иреште. Актив эшләгән яшьләрне куркыту өчен шундый оятсыз алымнарга баралар. Башкорт корылтаен да туздырып ташладылар, үзләренә кирәкле, халык белән бернинди бәйләнеше булмаган түрәләрне утыртып куйдылар.

Узган җәйдә Дөнья башкорт корылтаена сайланган булсалар да, “Башкорт” оешмасы вәкилләрен корылтайга кертмәделәр. Корылтайдан соң Хәбиров аларны шовинистлар дип атады. Идарә итү шулай яшьләрне куркыту, шовинист, экстремист дип атау аша алып барылырга тиешмени? Хәбиров монда Мәскәүдән кайткан да, башкортларның “шашып китүен” күргән һәм башкортларны бастыруга кереште, бер сүз әйттеңме — бетте, син экстремист. Менә шундый принцип белән җитәкчелек итәргә маташа."

Руслан Айсин
Руслан Айсин

Руслан Айсин, сәясәт белгече:

"Югары мәхкәмәнең бу карары канунга каршы килә. “Башкорт” оешмасы бер канунны да бозмады, үз эшчәнлеген канун һәм конституция кысаларында гына алып барды. Бу карарның сәяси карар булуы бик ачык аңлашыла. “Башкорт” оешмасының иҗтимагый-сәяси кырдагы эшчәнлеге республика җитәкчелеген куркытты. Чөнки бу оешма халыкның, башкорт милләтенең чын проблемаларын күтәреп чыкты, Радий Хәбировны да, ул җитәкләгән хөкүмәтне дә һич курыкмый тәнкыйтьләде. Күрәсең, шуның аркасында Уфа белән Мәскәү үзара килешеп “Башкорт” оешмасын тыярга карар итте. Әмма оешманы рәсми рәвештә тыеп булса да, түбәннән күтәрелгән халык хәрәкәтен тыеп булмый. Идеяләрне, шигарләрне, проблемнарны мәхкәмә карары белән генә каплап булмый шул. Башкортстан ул җиңел генә җәмгыять түгел, анда төрле милли төркемнәр, төрле кланнарның мәнфәгатьләре бар.

Бу — Радий Хәбировның бик зур хатасы

"Башкорт" оешмасын тыю — Радий Хәбировның бик зур хатасы. “Башкорт” төркемен үзенең дошманы итеп ул бөтен башкорт милләтенә үзенең кара мөнәсәбәтен белдерде. Хәбировның татарлар белән дә мөнәсәбәте яхшы түгел. Бу карар аның сәяси позицияләрен, сәяси тотрыклылыгын какшатачак. Хәбировның проблемнары бик күп. Башкортстан татарлары арасында “башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында” диктант яздыру да җәнҗал булды һәм менә моңа “Башкорт” төркеме проблемы өстәлде. Шулай итеп аның рейтингы түбән тәгәри, ә Мәскәү аны киләсе мөддәткә республика башлыгы итеп сайлауга чыгарганда электораль рейтингын исәпкә алырга тиеш булачак. Хәзер вазгыять болай да катлаулы, кешеләр бик каты ачулы, ә Хәбировны тагын бер мөддәткә чыгару халыкның ачуын тагын да арттырачак кына."

“Башкорт” иҗтимагый оешмасы 2014 елдан бирле эшли. Ул Башкортстанның табигый байлыгы булган Куштау шиханын саклап калу өчен күп кешеләр катнашында чаралар оештыруы белән дә билгеле.

2019 елның июнендә Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров “Башкорт” оешмасын “расист һәм шовинист” дип атап, аның белән рәхимсез көрәшәчәген белдергән иде. “Башкорт” вәкилләре Хәбировның бу көрәшен иҗтимагый активистларның аңа Куштауны эшкәртүгә комачаулавы белән бәйләде.

фикерләр (23)

XS
SM
MD
LG